Ризван Хакимов: "Гомер буйлап барам"

Версия для печати (слова)

© Muzland.ru - сервер правильных аккордов
© Антон Гавзов

© Составитель:Антон Гавзов // шеф проекта (https://Muzland.ru)
± Темп (BPM): ♩ = 94 удара в минуту

Ризван Хәкимов көе / Марат Кәбиров сүзләре
муз. Хакимов Р. / сл. Кабиров М.


Гомер буйлап барам,
Барсын уйлап барам,
Уйлар бетмәле түгел.
Гомер буйлап барам,
Барсын уйлап барам,
Уйлар бетмәле түгел.

   Алай итеп карыйм,
   Болай итеп карыйм,
   Башың җитмәле түгел.
   Алай итеп карыйм,
   Болай итеп карыйм,
   Башың җитмәле түгел.

Акыллы да булдык
Ахмаклык та кылдык,
Барсы да булды инде.
Акыллы да булдык
Ахмаклык та кылдык,
Барсы да булды инде.

   Булды шатлыклары,
   Авыр вакытлары
   Булды да узды инде.
   Булды шатлыклары,
   Авыр вакытлары
   Булды да узды инде.

Шатлык-кайгылар да
Үземнеке бар да,
Үземнең юлдан барам.
Шатлык-кайгылар да
Үземнеке бар да,
Үземнең юлдан барам.

   Әллә кем түгел без,
   Әмма ким түгел без,
   Әллә кем булганнардан.

Гомер буйлап барам,
Барсын уйлап барам,
Уйлар бетмәле түгел.
Гомер буйлап барам,
Барсын уйлап барам,
Уйлар бетмәле түгел.

   “Эз калдырып китим
   Бу дөньяга,” - дисәң,
   Гомер җитмәле түгел.
   “Эз калдырып китим
   Бу дөньяга,” - дисәң,
   Гомер җитмәле түгел.
   Гомер җитмәле түгел.
   Башың җитмәле түгел…
 

© Muzland.ru - сервер правильных аккордов
© Антон Гавзов